Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга (18+)
13
Гыйнвар 2022
Пәнҗешәмбе
Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Хезмәт ветераннары өчен пансионат»та ял итүчеләр өчен «Иске Яңа ел безгә кунакка ашыга» дигән яңа ел утырмалары үткәрде. Китапханәче катнашучыларны Иске Яңа елның тарихы белән таныштырды һәм әлеге гадәти булмаган халык бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде. Ял итүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә үзләре белән булган кызыклы хәлләрне искә төшерде. Ә Кыш Бабайның төрле уен һәм бәйгеләр уздыруы аеруча бәйрәм кәефе һәм рухи атмосфера тудырды. Кыш һәм яңа ел бәйрәмнәре турында шигырьләр, җырлар, табышмаклар яңгырады. Журналлардан торган «Ура! Яңа ел!» күргәзмәсе үз кулларың белән чыршы уенчыклары ясау, яңа ел открыткалары һәм бүләкләр әзерләү буенча мәкаләләр һәм язмалар тәкъдим итте. |